Әлки районында СВО геройларына мемориаль такталар ачтылар
Чарада туганнары, якыннары, авылдашлары катнашты.
Иске Салман һәм Иске Тахтала авылларында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Раил Гыйниятуллинга һәм Вадим Андреевка мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Раил Гыйниятуллин һәм Вадим Андреев истәлеге якташларыбызның йөрәгендә тыныч күк йөзе хакына батырлык һәм фидакарьлек символы буларак яшәячәк.