Әлки районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтәләр
«Минем гаиләм» программасына керә торган «инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтә.
«Гаилә һәм балалар» бүлекчәсе белгечләре дәресләрне техник тернәкләндерү чаралары: ходуноклар, басып тору һәм утыру өчен терәкләр, кресло-коляскалар, оропедик мендәрләр кулланып үткәрәләр.
«Кайгырту» КЦСОН базасында ТСР прокат пункты эшен дәвам итә, анда гаиләләр заявка буенча тернәкләндерү чараларын алырга мөмкин.