Әлки элеваторы яңа уңышны кабул итәргә әзер
Бүген Әлки районы башлыгы Александр Никошин элеваторның яңа уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерлеге буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында элеваторның барлык объектларын карадылар, ашлыкны саклау шартларына, инфраструктурасына һәм җайланмаларына игътибар иттеләр.
Элеватор ашлыкны саклау өчен генә түгел, аның сыйфатын яхшырту өчен дә каралган механизмнар комплексыннан тора. Аның барлык процесслары автоматлаштырылган һәм чистартудан алып күчүгә кадәр контрольнең нәтиҗәлелеген арттыра.