Әлки муниципаль районының ике авыл җирлеге башлыкларына яңа эш автомобильләреннән ачкычлар тапшырылды
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.
Әлки районында конкурста җиңүчеләр булып Чуаш Кичүе һәм Базарлы Матак авыл җирлекләре башлыклары танылды.
"Татарстан-халыкның тормыш сыйфаты, сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын үстерү, цифрлы трансформация, инвестицияләр һәм туристлык җәлеп итүчәнлеге буенча Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъекты.
Республиканың казанышлары-безнең команда эше һәм һәр муниципалитетның керткән өлеше нәтиҗәсе. Җирле хакимият идарә системасында кешеләргә иң якын звено булды һәм булып кала бирә, ул гражданнарның көндәлек тормышындагы көнүзәк проблемаларны хәл итү өчен җаваплы», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Башлыкларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!