Әлки муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта район башлыгы Александр Никошин катнашты.
14 сентябрьдә узачак бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру чорында иҗтимагый иминлек дәрәҗәсен күтәрү һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү темасы утырышта төп мәсьәлә булды.
Район башлыгы җирле үзидарә органнары һәм районның тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләренә тиешле күрсәтмәләр бирде.
Хөрмәтле гражданнар! Уяу булыгыз!