Бүген Чуаш Борнае авыл җирлегендә гражданнар җыены узды. Халык белән очрашуда Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев һәм Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты.
Җирлек башлыгы Илсур Зарипов үзара салым акчалары хисабына быел башкарылган эшләр турында хисап бирде. Очрашу диалог форматында узды.
Гражданнар җыены бүләкләүләр белән дәвам итте. Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән СВО катнашучысы Александр Андреев, шулай ук Фирүзә Сабикова һәм Юрий Еликов җирлек территориясен төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләнделәр.