Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Дәгъва кылучыларның документлары 2025 елның 26 августыннан 29 сентябренә кадәр (шул исәптән) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт. элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.
Сылтама буенча өстәмә мәгълүмат https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm