Әлки урманчылыгында бу елның беренче сигез аенда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшенә йомгаклар ясалды

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Әлки урманчылыгында бу елның беренче сигез аенда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшенә йомгаклар ясалды. 

Фикер алышуда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева, Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Голубева, «Әлки урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Евгений Мулинов, шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре катнашты.

Евгений Мулинов киңәшмәдә төп доклад белән чыгыш ясады. Очрашу йомгаклары буенча Урман хуҗалыгы өлкәсендә намуслы эшләгән хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International