В сельских поселениях Алькеевского района продолжаются встречи граждан

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлки районының авыл җирлекләрендә гражданнар очрашулары дәвам итә.

Бүген район башлыгы Александр Никошин Чиябашы җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Очрашу барышында 2025 елның җиде аенда башкарылган эшкә йомгак ясалды.

Бу көнне якташыбызның әти — әнисе-Фираил Минзакир улы һәм Румия Касыйм кызы Насыйровка аерым игътибар бирелде. Алар бергә яшәүләренең 45 еллыгын билгеләп үттеләр һәм бу вакыйга уңаеннан аларга бүләк тапшырылды.

Без Насыйровлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга озын, бәхетле гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International