14 сентябрь - бердәм тавыш бирү көне!
Әлки муниципаль районында яшәүче һәр кешегә нәрсә белергә кирәк?
Безгә сайлау ясарга туры киләчәк:
- Татарстан Республикасы Рәисе.
- Җирле хакимият — 329 кандидат.
Тавыш бирү 7:00 дән 20:00 гә кадәр барачак. Районда 49 участок сайлау комиссиясе эшләячәк.
Прописка урыны буенча тавыш бирергә теләмисезме?
«Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланыгыз. Ул сезнең өчен сайлау көнендә булу урыны буенча теләсә кайсы уңайлы участокта тавыш бирергә мөмкинлек бирә.
Гаризаны 10 сентябрьгә кадәр бирергә өлгерегез:
- Дәүләт хезмәтләре порталында Онлайн
- Территориаль сайлау комиссиясендә (10 сентябрьгә кадәр) яисә үз участок комиссиясендә (УИК) 3-10 сентябрьдә.
Сезнең тавышыгыз бик мөһим! 14 сентябрьдәге сайлауларга килегез!