Татар Борнае авылында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре китапханәче һәм клуб мөдире белән берлектә җирле халык һәм социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати сәгать оештырдылар

2025 елның 5 сентябре, җомга

Татар Борнае авылында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре китапханәче һәм клуб мөдире белән берлектә җирле халык һәм социаль хезмәт алучылар өчен «Без терроризмга каршы» дигән темага мәгълүмати сәгать оештырдылар. 

Чара 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗига истәлегенә багышланды. Катнашучылар террорчылык проблемасының мөһимлеге һәм актуальлеге турында фикер алыштылар, шулай ук теракт һәм экстремаль хәлләр янаган очракта гамәлләр буенча киңәшләр алдылар. 

Чара кысаларында «Терроризм — дөньяга куркыныч» дип аталган тематик күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International