Йөрәкләребездә герой турындагы якты истәлекне саклыйк
Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган Илдар Хәйруллин хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.
Иртә таңнан уку йорты ишеге төбенә бик күп кеше җыелды. Алар арасында Әлки районы башлыгы Александр Никошин, һәлак булган солдатның әнисе Халидә Гайсин кызы, аның хатыны Илзия Илгиз кызы һәм балалары, мәктәп укучылары, укытучылар, дуслары һәм авылдашлары бар иде. Алар барысы да Илдарны яхшы күңелле, ярдәмчел кеше буларак беләләр һәм хөрмәт итәләр иде.
Митингта чыгыш ясаганда, район башлыгы Александр Никошин: "Без Илдарның якты хәтере алдында тирән хөрмәт белән баш иябез һәм аның батырлыгы белән горурланабыз. Ул Ватан алдындагы бурычын үтәп, гомерен бирде. Аның Ватанга хезмәт итүе батырлык, намус һәм батырлык үрнәге булып тора", - диде.