14 сентябрь - бердәм тавыш бирү көне. Татарстан рәисен сайлаулар һәм ТР муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар узачак көн.
Хөрмәтле Әлки районы халкы һәм кунаклары!
Сезгә тавыш бирү ысуллары турында мәгълүмат бирәбез!
10 сентябрьгә кадәр сайлау участокларына беркетү турында гаризаны РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша, МФЦ офисларында һәм территориаль сайлау комиссияләрендә бирергә мөмкин. 3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр-УИКТА.
Сайлау комиссияләре шулай ук тавыш бирү турында гаризаларны өйдә кабул итә. Мондый мөмкинлек сәламәтлеге, инвалидлыгы, башка нигезле сәбәпләр аркасында тавыш бирү көнендә сайлау участокларына мөстәкыйль килә алмаучылар өчен каралган.