«Герой атасы» республика күчмә күргәзмәсе Әлки районында 8 сентябрьгә кадәр эшен дәвам итә.
Экспозициядә Россия Герое Раил Габдрахмановның әтисе Наил Хәсәнҗан улы Габдрахмановның портреты тәкъдим ителгән.
Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин күргәзмәне ачканда: "Без үзебезнең героебыз белән горурланабыз. Раил Наилевич бүген Ватанын саклый, аның өчен ул күп эшләр башкарган. Хәзер ул Лисичанск янында. Аның әти-әнисе безнең белән булуына без бик шат".
Район башлыгы үз чыгышында Татарстан хәрбиләренең каһарманлыгы әлкилеләрнең хәтерендә калачак, дип ассызыклады.
"Кемдер улларын, безнең геройларны югалтты. Ләкин күпләр чикләрне лаеклы яклыйлар. Аларның исән-сау һәм җиңү белән кайтуларын телибез. Һәлак булучылар истәлеге безнең йөрәкләрдә калачак. Аларның исемнәре һәйкәлләргә уелачак, урамнар алар исеме белән аталачак", - дип билгеләде Александр Федорович.
СВОда катнашучы Сергей Гнеденков ил геройларны онытмаячак дип ышана.