Базарлы Матак авылында капиталь ремонттан соң «Актай»мәчетен ачу тантанасы булды

2025 елның 6 сентябре, шимбә

Базарлы Матак авылында капиталь ремонттан соң «Актай» мәчетен ачу тантанасы булды. Әлеге истәлекле чарада Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров,  башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Ремонт барышында түшәмнәр һәм идәннәр яңартылды, тәһарәтханә төзекләндерелде һәм җылыту системасы алыштырылды. Барлык бу үзгәртеп корулар иганәчеләр һәм район халкы ярдәме белән мөмкин булды.

Яңартылган мәчет ачылу авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International