Әлки районы балалар китапханәсе "Сүзләр мозаикасы "Иҗат остаханәсе" дип аталган кызыклы һәм әһәмиятле проектны гамәлгә ашыруга кереште

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Росмолодежь федераль проекты кысаларында Әлки районы балалар китапханәсе "Сүзләр мозаикасы "Иҗат остаханәсе" дип аталган кызыклы һәм әһәмиятле проектны гамәлгә ашыруга кереште.

Проект кысаларындагы беренче чара рәсем сәнгате дәресе булды, ул балаларны аеруча мавыктырды. Алар рәхәтләнеп ком белән рәсем ясадылар, үзләренең иҗади сәләтләрен ачтылар һәм уңай хис-кичерешләр белән тулыландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International