Татарстан Республикасы рәисен сайлау көнендә, 2025 елның 14 сентябрендә, масштаблы республика фотоконкурсы оештырылачак

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Ундүртенче сентябрьдә, Татарстан Республикасы Рәисен сайлау көнендә, кыйммәтле бүләкләр уйнату белән масштаблы фотоконкурс узачак. Катнашучыларга сайлау участогы фонында гаилә фотосын тавыш бирүдән соң бирелә торган махсус беләзек белән урнаштырырга тәкъдим ителә. Катнашу өчен фотографияне ВКонтакте социаль челтәрендә #Всейсемьянавыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән җирле вакыт белән 7:00 дән 20:00 гә кадәр урнаштырырга кирәк.

 Конкурсның төп призлары булып ике Sollers ST8 автомобиле һәм унбер iPhone 16 смартфоны торачак. Уеннар Мәскәү вакыты белән иртәнге 9:00 дән башлап көн дәвамында үткәреләчәк. Катнашучыларның фотосурәтләре, публикация вакытына карамастан, конкурсның барлык этапларында автомат рәвештә катнашачак. Бүләкләр уйнатуның турыдан-туры трансляциясе ТНВ телеканалында һәм вконтактедагы «Татарстан Алга» төркемендә  оештырылачак.

Оештыручылар ассызыклаганча, конкурс лотерея булып саналмый һәм катнашу түләүсез нигездә башкарыла. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасы территориясендә даими яисә вакытлыча теркәлү булу һәм балигъ яшьтә булу зарур. Конкурсның социаль челтәрдәге рәсми төркемендә катнашуның тулы шартлары белән таныша аласыз.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International