Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучылар Владимир Красильников һәм Савелий Гордеев белән очрашты.
Бу хәрбиләр батырлык, югары әхлакый сыйфатлар, хәрби туганлыкка, бурычка һәм намуска тугрылык үрнәге булып тора. Алар чын Ватанны саклаучылар!
Җылы һәм дустанә атмосферада узган очрашуда район башлыгы тагын бер тапкыр солдатларга тормыш позицияләре һәм илебез мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән җаваплы адымнары өчен рәхмәт белдерде.