«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар өчен «мин бу дөньяны ясыйм»дип исемләнгән мавыктыргыч аралашу сәгате оештырды

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

"Экстремизмга-юк!" декадасы кысаларында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар өчен «Мин бу дөньяны ясыйм» дип исемләнгән мавыктыргыч аралашу сәгате оештырды.

Паркта балалар иҗат процессында зур энтузиазм белән катнаштылар. Алар белгечләр белән бергә "Терроризмга-юк!" темасына,  шулай ук дөньяны саклау һәм әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булу никадәр мөһим икәнлеге турында фикер алыштылар.

Шикле предметлар табылганда сакларга кирәк булган куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Бу чара катнашучыларга белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгытырга, шулай ук куркынычсызлык мәсьәләләре турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International