Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе "Мәктәптә физика-математика алгарышы" проектын гамәлгә ашыруга республика гранты отты. Грант суммасы - 1 миллион сум! Акча лабораторияләрне җиһазландыруга һәм уку программаларын үстерүгә тотылачак.
Бу безнең балалар һәм укытучылар өчен зур адым!