Сиктерме авылында 20 йорт төзелеп беткән.
Бүген Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының Казан төбәкара вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Алексей Гобәйдуллин һәм якташыбыз Иван Казанков белән яңа йортларны карады. Тиздән алар үзләренең яңа йортларын кабул итәчәкләр.
Йортлар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының "аренда торагы"программасы кысаларында Заманча технологияләрне кулланып кыска вакыт эчендә төзелде.