2025 елда Әлки районында мәгариф өлкәсендәге учреждениеләрнең расланган исемлеге нигезендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү узачак. НОК үткәрүнең максаты-мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенең сыйфатын күтәрү. Сыйфатны бәйсез бәяләүдә Әлки районында яшәүче һәр кешегә катнашу мөмкинлеге бирелә. Моның өчен сентябрьдән ноябрьгә кадәр Әлки муниципаль районы сайтының «Иҗтимагый совет», «сыйфатны бәйсез бәяләү»бүлекләрендә бастырылган анкета тутырырга кирәк.