Бүген безнең барыбызның да бер зур тату команда булуыбыз һәм махсус хәрби операция зонасында булган ватандашларыбызга ярдәм итүебез мөһим.
Бөтен Россия буенча иреклеләр маскировка челтәрләрен үрү белән шөгыльләнә. Сүз Ватанны саклау турында барганда, кирәкле экипировка арсеналы булу бик кирәк. Маскировка челтәрләре хәзерге вакытта-иң кирәкле материал, аларга хәрбиләрдә һәрвакыт зур ихтыяҗ бар. Алар сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен кулланыла. Мондый ятьмә гомерне саклап калырга мөмкин.
Безнең яклаучылар өчен маскировка челтәрләренең никадәр мөһим булуын белеп, борискин мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары тәрбия буенча киңәшче белән бергә саклау челтәрен булдыруда катнаштылар, аннары аны хәрбиләргә тапшырачаклар.