Әлки районы халкы бердәм, гаиләләре белән сайлауларга бара!

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

Әлки районы халкы бердәм, гаиләләре белән сайлауларга бара!

Исегезгә төшерәбез, конкурс бара! Татарстанлыларның автомобиль оту мөмкинлеге бар! 

Бүген, Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлау көнендә #ТатарстанАлга #Всейсемьянавыборы фотоконкурсы уза. Аның нәтиҗәләре буенча автомобиль яки смартфон отарга мөмкин 

Конкурста катнашу өчен:

Тавыш биргәннән соң сайлау участогы янында махсус беләзек алырга.

ТР сайлау участогы фонында гаилә белән беләзекләрдә фотога төшү-бинаның тышкы ягында. Фотода сайлау участогына керү (язу, баннер, плакат) күренергә тиеш.

Фотографиядә ким дигәндә 1 махсус беләзек күренергә тиеш.

Фотоны «ВКонтакте» дагы шәхси битендә 14 сентябрьдә 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр #всейсемьянавыборы һәм #Татарстаналга (катнашучының социаль челтәрдәге бите фотоконкурс уздыру вакытында ачык булырга тиеш) хештеглары белән урнаштырырга.

#НашТатарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International