Россия Герое, якташыбыз Раил Габдрахмановның әнисе Лира Мөдәррис кызы сайлауда катнашты. Без сезнең белән горурланабыз!
"Мин һәрвакыт сайлауларга йөрим. Күрәм, республикада яхшы якка бик күп үзгәрешләр булды. Бу үсеш тенденциясе көч җыя гына, аны дәвам итәргә кирәк, дип саныйм. Сайлауларда катнашырга кирәк-анда кече Ватаныбызның, республикабызның язмышы хәл ителә", - диде Лира Мөдәрисовна.