Сайлау көнендә Әлки районының Бибай Чаллысы авылында яшәүче Миңнеруй Хәбибуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!
Ветеранны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов котлады, ә участок сайлау комиссиясе әгъзалары аның өчен өйдә тавыш бирү оештырды.
Миңнеруй Нәби кызын туган көне белән котлыйбыз һәм озын гомер телибез!