Югары Әлки авылында язмышы илебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән кеше яши. Ул - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалиды Хаҗим Фәхретдинов. Үз өлешенә төшкән барлык кыенлыкларга да карамастан, ул ныклык һәм батырлык символы булып кала бирә.
101 яшьлек ветеран Хаҗим Мәрдегаллам улы үз сайлавын өйдә ясаган. Аның тавыш бирүдә катнашуы-формальлек кенә түгел, бу үткәнгә хөрмәт күрсәтү һәм яхшы киләчәккә өмет.
Без, район халкы, кадерле хаҗим Мәрдегалләмовичка чын күңелдән нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез. Һәр көн аңа шатлык һәм тынычлык китерсен, ә аның тарихы яшь буын өчен үрнәк булсын!