Әлки муниципаль районы башлыгы халыкка сайлауларда актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерде. Якташларына мөрәҗәгатендә ул ярдәмнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.
"Хөрмәтле әлкилеләр!
Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарә депутатларын сайлауларда актив тормыш позициясе, битараф булмаганыгыз, республикабызның киләчәге турында кайгыртканыгыз, тотрыклылыкны саклап калырга һәм алга баруны дәвам итәргә теләгәнегез өчен рәхмәт белдерәм!
Барыгызга да нык сәламәтлек һәм уңышлар телим!"- дип белдерде район башлыгы Александр Никошин.