«Алексеевск аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесенең Әлки муниципаль районындагы филиалында «Иминлек дәресе» узды

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

«Алексеевск аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесенең Әлки муниципаль районындагы филиалында «Юлдан тыш мототранспорт чаралары» темасына «Иминлек дәресе» узды. Чарада беренче һәм икенче курс студентлары катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Әлки муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Айдар Мусин квадроцикллар һәм кар машиналары белән идарә иткәндә куркынычсызлык чараларына багышланган җентекле дәрес үткәрде. Юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин булган мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде.

Әңгәмә барышында юлдан тыш мототранспорт чараларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен теркәү, укыту һәм җәза чаралары мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, соңгы елларда Татарстан Республикасында квадроцикллар катнашындагы вакыйгалар статистикасы күрсәтелде.

Дәрес азагында Айдар Мусин студентларның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International