Әлки районында булачак уңышка әзерлек чаралары дәвам итә.
Бүгенге көнгә район кырларында 18,3 мең гектардан артык көзге бодай чәчелгән инде.
Район башлыгы Александр Никошин һава шартларының кыр эшләрен башкару өчен уңай булуын билгеләп үтте. "Яхшы һава торышы игенчеләрнең көзге чәчүне киртәләрсез дәвам итүенә ярдәм итә", - дип ассызыклады Александр Федорович.