Казанда «Kazan Digital Week 2025» Халыкара форумы уза, аны ачуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Форумда Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге делегация катнаша.
Форум дөньяның 60 иленнән 20 меңнән артык катнашучыны җыячак. Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә 250 компания үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Бу безнең вәкилләр өчен тәҗрибә уртаклашу һәм цифрлы технологияләр һәм мәгариф үсешенә өлеш кертү өчен менә дигән мөмкинлек.