Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән муниципаль районнары буенча идарәсе хәбәр итә

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан)буенча идарәсе Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән муниципаль районнарында идарәсе хәбәр итә

 

Хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуын профилактикалау чаралары турында.
ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны сезонлы күтәрелү чорында өзлегүләр барлыкка килү куркынычы арта, аларның иң авыры-хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы.
Хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы-стационардан тыш килеп чыга торган яки хастаханәгә салынганнан соң беренче 48 сәгатьтә диагностикалана торган кискен йогышлы авыру. Авыру сулыш юлларының аскы өлешләре зарарлануы белән характерлана һәм рентгенологик яктан раслана.
Инфекциянең чыганагы-авыру кеше яки симптомсыз йөртүче. Төп тапшыру юлы – һава-тамчылы (төчкергәндә, йөткергәндә, сөйләшкәндә).
Үпкә ялкынсынуын бактерияләр (пневмококк, гемофиль таякча), вируслар (грипп, COVID-19), атипик микроорганизмнар (микоплазма, хламидия) кузгатырга мөмкин.
Куркыныч төркемнәре:
• Өлкәннәр һәм балалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International