Әлки районының Чуаш Кичүе авылында су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү төгәлләнде

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлки районының Чуаш Кичүе авылында су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү төгәлләнде. Проект коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча республика программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.

Белгечләр яңа скважина бораулаганнар, су алу манарасы төзегәннәр һәм 3,5 километрдан артык суүткәргеч челтәр салганнар. Объект тирәсендәге Территория төзекләндерелгән һәм койма белән әйләндереп алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International