Базарлы Матак урта мәктәбендә «Экстремизмга ЮК» айлыгы кысаларында оештырылган «Терроризмга юк»дигән тематик әңгәмә узды.
Чарада Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин катнашты.
Катнашучылар экстремизм барлыкка килү сәбәпләре һәм бу тискәре социаль күренешкә каршы көрәш ысуллары турында мөһим мәгълүмат белән уртаклаштылар. Алар яшьләр арасында толерантлык һәм үзара аңлашу тәрбияләү кирәклеген ассызыкладылар, чөнки нәкъ менә яшьләр еш кына экстремистик оешмаларның корбаннары була.
Чара конструктив һәм дустанә атмосферада узды, укучылар аңында тирән эз калдырды.