Бүген Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге делегация «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Казанда узган XXXVIII конференциясендә катнашты.
Конференция кысаларында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында депутат берләшмәләре эшен иң яхшы оештыруга «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге VII Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурс лауреатларына һәм җиңүчеләренә бүләкләрне Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Әлки районының «Иске Алпар авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Советында Ренас Сәлахов җитәкләгән депутатлар төркеме конкурста Гран-при яулады.