Бүген Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы узды. Бу чарада Әлки муниципаль районы делегациясе катнашты.
Александр Федорович Никошин Әлки районында яшәүчеләрнең һәм шәхсән үз исеменнән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановны вазыйфасына керешүе белән котлады.
"Рөстәм Нургали улы Миңнехановны Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә киләчәктә дә барлык идеяләрне тормышка ашыруда уңышлар һәм нык сәламәтлек телибез!", — дип язды район башлыгы Александр Никошин үзенең Telegram-каналында. https://t.me/AleksandrNikoshin/2297.