Әлки районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казандагы ярминкәдә катнашалар

2025 елның 20 сентябре, шимбә

Бүген Әлки районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казандагы ярминкәдә катнашалар.

Алар яшелчәләр, сөт, сөт әйберләре, бал, ит, өй эшләнмәләре һәм үзләре җитештергән башка продуктлар алып бардылар. Чара "Казан" Агросәнәгать паркы территориясендә уза һәм иртә таңнан бирле монда бик җанлы сәүдә күзәтелә.

Башкала халкы яңа һәм сыйфатлы авыл продуктларын бик теләп сатып ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International