Бүген Базарлы Матак авылының "спорт" скверында район халкын, хезмәт коллективлары вәкилләрен һәм мәктәп укучыларын җыйган масштаблы «Татарстан кроссы-2025» узды!
Бу вакыйга барлык яшьтәге һәм һөнәр ияләрен берләштергән чын спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелде.
Катнашучылар кросс дистанциясен үтеп кенә калмадылар, ГТО нормативларын тапшыру оештырылган мобиль мәйданчыкта да үз көчләрен сынап карый алдылар. Ярышлар һәм бердәмлек атмосферасы барлык катнашучыларны яңа спорт казанышларына һәм сәламәт яшәү рәвешенә рухландырды!