ТР Урманны яклау үзәге белгечләре Әлки урманчылыгы территориясендәге урман утыртмаларының сыйфатына һәм санына бәя бирделәр
«Рослесозащита» ФБУнең «Татарстан Республикасы Урманны яклау үзәге» филиалы белгечләре Әлки урманчылыгы территориясендә урманнарны торгызганда урман утыртмаларының сыйфат һәм сан ягыннан характеристикаларына натуралата бәя бирделәр. Эшләр урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы кысаларында гомуми мәйданы 60,3 гектар булган 18 кишәрлектә башкарылды.
Һәр участокта сынау мәйданнары салынды. Алынган мәгълүматлардан – төп урман токымнары агачлары саныннан, аларның уртача биеклегеннән чыгып, шулай ук урман үсү шартларының төрен исәпкә алып – кишәрлекләрнең урманнар урнашкан җирләргә кертү критерийларына туры килүе билгеләнде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «экологик иминлек»милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.