Хөрмәтле әлкилеләр, сезгә гаҗәеп вакыйга турында сөйләргә ашыгабыз! Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәйдуллин Илфат Габдулла улы гаиләсендә күптән көтелгән тулылану була-өченче бала туды. Илфат Габдулла улының хатыны Алия Шәрифулла кызы-район башкарма комитеты хезмәткәре. Бу шатлыклы вакытта Илфат Габдулла улы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүен дәвам итә. Чын күңелдән бу бәхетле вакыйга белән ата-аналарны котлыйбыз! Бала сәламәт һәм бәхетле булып үссен, ә гаиләдә мәхәббәт, тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен!