Базарлы Матак авыл җирлеге Советының яңа составтагы беренче утырышы узды

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Бүген Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә Базарлы Матак авыл җирлеге Советының составы яңартылган беренче утырышы узды. Очрашуда якындагы чорга төп бурычлар билгеләнде.

Утырышта актив депутат Алмаз Зариповның алдагы бишеллыктагы казанышлары, шулай ук участок сайлау комиссияләре секретарьлары Равилә Вассунова һәм Алсу Шәмәрдәнованың бердәм тавыш бирү көнен уңышлы уздырулары өчен күрсәткән хезмәтләре билгеләп үтелде. Район башлыгы Александр Никошин аларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International