Районның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә милли мәгариф мәсьәләләренә багышланган оештыру комитеты утырышы узды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә районның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә милли мәгариф мәсьәләләренә багышланган оештыру комитеты утырышы узды. Чара кысаларында Базарлы Матак мәктәбендә һәм Нәби Дәүли исемендәге Гимназиядә милли белем бирү процессының агымдагы торышына төрле яклап анализ ясалды. Моннан тыш, Базарлы Матак авылында урнашкан балалар бакчалары мөдирләренең докладлары тыңланды, бу исә милли мәгарифнең торышы һәм аны үстерү перспективалары турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International