Респиратор этикет

2025 елның 26 сентябре, җомга

Авырулар саны сезонлы күтәрелү шартларында респиратор вируслар йоктыруны профилактикалауның иң мөһим өлеше булып респиратор этикет, кул гигиенасы, физик дистанцияне үз эченә алган катлаулы булмаган һәм һәркем файдалана алырлык индивидуаль саклану чараларын үтәү тора.

Респиратор вируслар кешедән кешегә башлыча йөткергәндә һәм төчкергәндә барлыкка килгән вак тамчыларны сулау аша күчә. Инфекция шулай ук пычранган куллар һәм предметлар аша да таралырга мөмкин.

Респиратор этикет— үз-үзеңне тоту кагыйдәләре җыелмасы, аларны даими үтәү респиратор вирусларның инфекция йоктыру һәм алга таба таралу куркынычын сизелерлек киметә.

  • Йөткергәндә яки төчкергәндә башка кешеләрдән читкә борылыгыз.
  • Борыныгызны һәм авызыгызны бер тапкыр кулланыла торган кулъяулык яисә тастымал белән каплагыз.
  • Яулык/тастымал булмаганда, йөткергәндә/төчкергәндә, терсәгегезне бөкләп каплагыз.
  • Кулларыгызны сабын һәм су белән юыгыз яки антисептик кулланыгыз.
  • ОРВИ симптомнары булган кешеләр белән тыгыз элемтәдә булмагыз.

Респиратор этикет кагыйдәләренә өстәмә рәвештә кулларны һәм өслекләрне чиста тоту катгый тәкъдим ителә:

  • бигрәк тә ашар алдыннан һәм җәмәгать урыннарына барганда кулларыгызны даими юыгыз;
  • кулларны эшкәртү өчен антисептиклар кулланыгыз, бигрәк тә кешеләр күпләп җыела торган урыннарга барганнан соң;
  • юылмаган кулларыгыз белән авызга, борынга һәм күзләргә кагылмаска тырышыгыз; су һәм сабынга ирешү мөмкинлеге булмаганда, кулларыгызны чистарту өчен спиртлы дезинфекцияләү чаралары яисә бер тапкыр кулланыла торган тастымал кулланыгыз;
  • кеше күп йөри торган урыннарда, җәмәгать транспортында булганда аеруча сак булыгыз: андый урыннардагы өслекләргә һәм предметларга кагылуны мөмкин кадәр киметегез һәм биткә кагылмагыз;
  • гомуми төргәкләрдән яки савыт-сабадан ризык (чикләвек, ЧИПС, печенье һәм башка тәм-томнар) ашамагыз;
  • үзегез кагылган өслекләрне һәм җайланмаларны (компьютер клавиатурасы, гомуми файдаланудагы оргтехника панельләре, смартфон экраны, пультлар, ишек тоткалары һәм тоткычлар) даими чистартыгыз.  

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорның Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлегенә тәкъдим итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International