Әлки районының Түбән Әлморза авылында биш баласы булган күпбалалы гаилә "5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү"республика программасы кысаларында торак сертификатына ия булды. Бу вакыйга әлеге гаиләнең торак шартларын яхшыртуга таба мөһим адым булды.
Сертификат алу өчен чиратта тагын өч гаилә кала, аларда биш, җиде һәм тугыз бала тәрбияләнә . Программа үз эшен дәвам итә, күп балалы гаиләләргә үз торакларын булдырырга ярдәм итә һәм аларга уңайлы яшәү өчен шартлар тудыра!