Бүген Әлки муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында уза торган «Осталар шәһәре» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкә-күргәзмәсендә катнашалар.
Безнең экспозиция мәйданчыгын мәгариф бүлеге, район мәктәпләре һәм балалар иҗат йорты оештырды. Әлкилеләр мәктәп яны кишәрлекләрендә үстерелгән продукциянең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин безнең «ишегалдында» булдылар һәм тәкъдим ителгән товарларга югары бәя бирделәр!