Бүген Түбән Әлки авылында чишмә ачу тантанасы узды. Тантанада Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «меценатлар» бизнес бергәлегенә нигез салучы Азат Гайнетдинов катнашты.
Су чыганагын торгызу борынгы заманнардан ук изге гамәлләрнең гәүдәләнеше булып санала. Шуңа күрә авыл халкы үз тарихын торгызу белән шөгыльләнә.
Чара вакытында дини лидерлар намаз укыдылар. Теләге булган һәркем чишмә суыннан авыз итә алды.