Татарстанның Әлки муниципаль районында «Гаилә» милли проектының «өлкән буын» Федераль проекты кысаларында инде бер ел дәвамында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне авыл торак пунктларыннан медицина учреждениеләренә йөртү программасы үткәрелә.
Бу хезмәт белән Әлки районында яшәүче меңнән артык кешене колачлау планлаштырыла. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм медицина учреждениеләренең үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, агымдагы елның беренче тугыз аенда районның медицина оешмаларына 1074 өлкән яшьтәге граждан китерелгән.