Бүген Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Очрашу вакытында район халкы район башлыгы белән иң актуаль проблемалар турында турыдан-туры сөйләшә алдылар.
Бу юлы төп темалар торак һәм җир кишәрлекләре белән бәйле мәсьәләләр булды.
"Гражданнарны шәхсән кабул итү – кире элемтә алу өчен мөһим корал. Ул кешеләрдән аларны чыннан да борчыган сорауларны ишетергә һәм аларга оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә. Бүген яңгыраган барлык сораулар минем контрольдә булачак", - дип ассызыклады район башлыгы.
Ув хөрмәтле райондашлар, кабул итүгә алдан язылу өчен Әлки муниципаль районы Советының гомуми бүлегенә 8 (84346) 2-17-56 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.