Әлки районында Донецк һәм Луганск халык Республикаларының, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән берләшү көненә багышланган тантаналы митинг узды.
Чараны ачып, район башлыгы Александр Никошин барлык катнашучыларны әлеге истәлекле көн белән котлады.
Митинг кысаларында бәйрәм концерты булды, анда җирле артистлар үз илләренә бердәмлек һәм мәхәббәт рухы белән тулы патриотик җырлар башкардылар.