Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин хөрмәтле райондашларыбыз янында булды

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин хөрмәтле райондашларыбыз янына барды.

Ул Татьяна Васильевна Андреевага һәм Миңнегөл Кадыйровна Гафиятуллинага Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлаулар һәм бүләк тапшырды. Район башлыгы шулай ук аларга иң изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International